+4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Новости
1 август 2022, 11:00

Август

Җәйнең соңгы аена аяк бастык, дуслар. Күз ачып йомганчы... Сез дә шулай сизми калдыгызмы? 

Август
Август

Дамир Гарифуллин

Август 


Җиләкләр беткән чаклар,
Шомыртлар кипкән чаклар.
Бәрәңге үскән чаклар,
Алмалар пешкән чаклар.

Миләшләргә бүрек-бүрек
Кызыл ут капкан чаклар.
Арыш башакларын уып,
Куаныч тапкан чаклар.

Төрле-төрле эшләпәле
Гөмбәләр үскән чаклар.
Бөтен авыл белән бергә
Уракка төшкән чаклар.

Өем-өем помидорлар
Кызарып яткан чаклар.
Җир җимереп болыннарда
Колыннар чапкан чаклар.
Белдеңме инде син, дус,
Менә нинди ул август!

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: