+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Новости
19 октябрь 2022, 09:35

Карлы яңгырлар, бозлавык көтелә

Башкортстан синоптиклары алдагы өч көнгә һава торышын фаразлады.

Карлы яңгырлар, бозлавык көтелә
Карлы яңгырлар, бозлавык көтелә

Башкортстанда якындагы өч көн яңгырлы һәм салкын булачак. Синоптиклар фаразлары буенча, бүген, 19 октябрьдә, көннең яңгырлы булуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача. Көндез һава температурасы +3,+8 градус булачак.

20 октябрь, пәнҗешәмбе көнне, көньяк районнарда яңгырлар фаразлана. Җил көньяк-көнбатыштан талгын. Термометр баганалары төнлә 0,+5, көндез +3,+8 күрсәтәчәк.

21 октябрь, җомга, урыны белән кар явачак, төнлә һәм иртә белән таулы юлларның аерым участокларында бозлавык булачак. Җил төньяк-көнбатыштан талгын. Төнлә һава температурасы-0,+5, көндез -5, көндез +2,+7 градус тәшкил итәчәк.

 

Фото:alau.kz

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: