+4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Новости
9 февраль 2023, 15:20

Тәмле шарчыклар

Мондый кабартманы ясау тиз дә, уңайлы да.

Тәмле шарчыклар
Тәмле шарчыклар

Тәмле шарчыклар
Мондый кабартманы ясау тиз дә, уңайлы да.

Ингредиентлар:
йомырка – 2 данә;
куертылган сөт – 190 грамм;
бер чеметем тоз;
он – 300 грамм
камыр көпшәкләндергеч - 1 чәй калагы.

Әзерлек барышы. Йомыркаларны, куертылган сөтне hәм чеметем тозны бергә кушып тугылагыз. Аннары шул массага он, камыр көпшәкләндергеч салыгыз. Камыр кулга ябышмаслык булсын.
Аннары әстерхан чикләвеге зурлыгында түгәрәкләр ясагыз. Камыр кибеп китмәсен өчен сөлге белән каплап куегыз. Кабартмаларны бераз “ял иттерегез”.
Табага кабартмаларның яртысын булса да капларлык итеп үсемлек мае салыгыз. Аннары шарчыкларны төрле яклап кыздырып алыгыз.
Өстәлгә куяр алдыннан шикәр оны сибегез.
Чәйләрегез тәмле булсын!

Фото: podacha-blud.com

Автор:Альбина Маннапова  
Читайте нас: