+4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Новости
21 февраль 2023, 17:05

"Башкортстан - икенче Ватаным!"

Республика җитәкчесе Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге рәсми битендә үзенчәлекле туган тел укытучысы белән таныштырды. 

"Башкортстан - икенче Ватаным!"
"Башкортстан - икенче Ватаным!"
“Бүген, Халыкара туган телләр көнендә, сезне гаҗәеп кеше белән таныштырасым килә. Ильяс Жаркымбек улы Сагынбек – милләте буенча казах һәм Уфада башкорт теле укытучыларының берсе. Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы-2023” шәһәр конкурсының “Педагогик өмет” номинациясендә җиңүчесе.
2014 елда ул башкорт телен һәм мәдәниятен өйрәнү максаты белән Уфага килә. Педагогия университетын тәмамлаган, хәзер аспирантурада укый. Шул ук вакытта Уфаның 9нчы мәктәбендә башкорт теле һәм әдәбияты укыта.

Яшь укытучы укыту методикасын үзе эшләгән. Дәрестә башкорт телен башка төрки телләр белән чагыштыра – балалар бик шат. Мәктәптә ел ярым эшләү дәверендә Ильяс башкорт теле буенча район һәм шәһәр олимпиадаларында берничә призер һәм лауреат әзерләгән.

Башкортстанны Ильяс Сагынбек икенче Ватаным дип атый. Аның монда гаиләсе, ике кызы бар. Безнең халыкны Казахстандагы кебек үк кунакчыл һәм ачык йөзле, ди ул.

Бу – халыклар дуслыгының яхшы үрнәге. Ильяс Жаркымбек улына уңышлар телим. Барыгызны да бәйрәм белән, Халыкара туган тел көне белән!” — дип яза республика җитәкчесе Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге рәсми битендә.
 
 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: