+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Новости
21 март 2023, 14:45

Сабыйны әнисеннән аерган...

Әти кеше 2 яшьлек баласы белән илдән чыгып качкан.

Сабыйны әнисеннән аерган...
Сабыйны әнисеннән аерган...

Узган елның декабрендә Стәрлетамакта яшәүче әти кеше кечкенә кызын әнисе рөхсәтеннән башка чит илгә алып китә. “Mash” телеграм каналы хәбәр итүенчә, башта ир озак вакыт хатынын, үзе һәм баласы белән бергә, Украинага күченергә үгетләгән, ләкин әни кеше баш тарткан. Хатынының кибеткә чыгып китүеннән файдаланып, ир баланы алып качкан.

Ул ике яшьлек кызы белән Грузия чиген үткән, башкача элемтәгә чыкмаган. Кызның әнисе баласын халыкара эзләүгә биреп, кире кайтарырга тырыша.

"Әлеге очракның барлык шартларын ачыклау өчен төбәк буенча Тикшерү идарәсе тарафыннан җинаять эше кузгатылган һәм тикшерелә. Тикшерү кысаларында ирнең һәм баланың кайда булуын билгеләүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелә” , - дип хәбәр итә Тикшерү комитетының матбугат хезмәте.

Ведомство башлыгы Александр Бастрыкин Русия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Игорь Пашнинга җинаять эшен тикшерү барышы һәм эзләү нәтиҗәләре турында доклад бирергә кушты.

 

Фото:rsloboda-rt.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: