Уфа шәһәренең Калинин район суды 15 яшьлек мәктәп укучысына карата хөкем карары чыгарды.
Узган елның сентябрендә башкаланың бер мәктәбендә укучылар арасында конфликт туа. Бу вакыйгадан соң 15-яшьлек үсмер үзенең дуслары белән бер ай дәвамында өч укучыдан акча талый. Баш тартканнарга исә җәзалау белән яный. Нәтиҗәдә, талаучының кулында 2 меңнән артык акча табыла.
Суд карары буенча, гаепләнүче үсмер сынау срогы белән шартлы рәвештә 2 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Шулай ук аның белән бергә җинаять кылучыларга карата, яшьләре җитмәү сәбәпле, җинаять эше кузгатудан баш тарту турында карар чыгарылды.
Фото: mir24.tv.