+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Новости
21 Май 2023, 10:10

Өч яшьлек малайны өченче көн эзлиләр...

Сабый югалган көнне йортта янгын чыккан.

Өч яшьлек малайны өченче көн эзлиләр...
Өч яшьлек малайны өченче көн эзлиләр...

Свердловск өлкәсенең Ертарский поселогында өч яшьлек Степан Елагин югалган. Бу хакта“ЛизаАлерт” эзләү-коткару отряды хәбәр итә.

Баланың кайда булуы 19 майдан бирле билгесез. Аның буе - 95 сантиметр, уртача гәүдәле, аксыл чәчле һәм зәңгәр күзле. Югалган көнне соры төстәге футболка, яшел чалбар һәм кара тукыма тапочкалар кигән була.

Малайны эзләүдә Төмән, Курган һәм Свердловск өлкәләреннән волонтерлар катнаша. Шулай ук ашыгыч хезмәтләр һәм полиция хезмәткәрләре дә кушылган.

“Нинди дә булса мәгълүмат белүчеләрдән 8-800-700-54-52 яки 112 кайнар линия телефоннары аша хәбәр итүегезне сорыйбыз", — дип хәбәр итә эзләү-коткару отряды.

"Безнең мәгълүматлар буенча, югалыр алдыннан йорт-курада янгын чыккан, шуннан бирле баланы таба алмыйлар. Тикшерүчеләрнең бер версиясе буенча, бала шырпы белән уйнаган һәм печән өеменә ут капкан, ялкын тиз арада өйгә күчкән, — дип сөйләгән “Известия” басмасына Русия Эчке эшләр министрлыгының Свердловск өлкәсе буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Валерий Горелых.

Аның белдерүенчә, малай, җәзадан куркып, яшеренергә дә мөмкин. Әмма хокук саклау органнары башка версияләрне дә тикшерә.

 

Фото: Төмән өлкәсенең  "ЛизаАлерт" эзләү-коткару отряды

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: