“Подслушано в Башкирии” телеграм-каналы хәбәр итүенчә,бу көнне укучының әтисе махсус хәрби операция зонасыннан кайткан һәм мәктәпкә килгән. Бу хәл Совет районында урнашкан мәктәпләрнең берсендә булган.
Әти кешенең сыйныфка килеп кереп, кызын котлавын чагылдырган видеоязма социаль челтәрләргә таралды.
Бу инде хәрби бурычларын үтәүче әтиләрнең балаларына “сюрприз” ясавының беренче очрагы гына түгел.
Билгеле булуынча, мобилизацияләнгән һәм ирекле батальон сугышчылары Башкортстанга ялга кайтуларын дәвам итә. Узган атнада республикага мобилизацияләнгән төркемнәрнең берсе, шулай ук Русия Герое Александр Доставалов исемендәге батальон хәрбиләре кайтты.
Барлык әтиләргә, ир-егетләргә гаиләләре, якыннары бәхетенә исән-сау әйләнеп кайтырга язсын!
Фото: видеодан скриншот