+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Новости
13 июнь 2023, 13:25

Йолдызларга һәм хыялларга каршы

Бөтенрусия акциясенә син дә кушыл, дускай!

Йолдызларга һәм хыялларга каршы
Йолдызларга һәм хыялларга каршы

16 июнендә “Мәктәп укучылары өчен мәдәният” проекты кысаларында дөньяда беренче хатын-кыз космонавт Валентина Терешкованың космоска очуына 60 ел тулуга багышланган “Йолдызларга һәм хыялларга каршы” масштаблы Бөтенрусия акциясе старт ала.

Русиянең танылган космонавтика музейлары – Калуга, Кемерово, Самара һәм Валентина Владимировнаның туган ягы Ярославль – балалар өчен уникаль видео-экскурсияләр әзерләячәк, алар “Культурадляшкольников.РФ” порталында һәм “ВКонтакте” социаль челтәрендәге проектның рәсми битендә бастырылачак.

Акциянең интерактив өлешендә укучыларга “Беренче хатын-кыз-космонавт” темасына үз видеоролигын булдырырга тәкъдим ителәчәк. Барлык эшләрне Русиянең кинематография өлкәсендәге танылган эшлеклеләрдән торган эксперт комиссиясе бәяләячәк. Нәкъ менә шушы комиссия "Культурадляшкольников.РФ" порталында урнаштырылачак иң яхшы 30 роликны сайлап алачак.

 

Фото:bashkortostan.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: