+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Новости
27 июнь 2023, 16:50

“Алтын медаль өчен дүрт команда көрәшәчәк!”

“Әллүки”челәр мини-футбол буенча ярышларның баш судьясы Максим Степановның да фикерен белде.

“Алтын медаль өчен дүрт команда көрәшәчәк!”
“Алтын медаль өчен дүрт команда көрәшәчәк!”

Башкаланың 32нче спорт мәктәбендә мини-футбол буенча ярышлар дәвам итә. Уеннар арасындагы тәнәфестә безгә бәйгенең баш судьясы Максим Николаевич Степанов белән дә аралашып алу форсаты тиде.

Баш судья сөйләвенчә, турнирда өч көн дәвамында җиде команда катнаша. Белоруссиядән – ике, Кырым Республикасы, Донецк Халык Республикасы, шулай ук Русия җыелма командалары һәм Башкортстан данын бер команда яклый.

– Бүген төркемнәр этабы тәмамлана. Безнең финалда алтын медаль өчен дүрт команда ярышачак. Аларның берсе инде билгеле булды. Бу – Белоруссия Республикасының җыелма командасы. Бүгенге өч уенда без финалга чыгучы янә өч команданы билгеләячәкбез, – диде Максим Николаевич.

Билгеле булуынча, 25-29 июнь көннәрендә Башкортстанда “Русия-Беларусь” халыкара мәктәп спорты фестивале үтә. 372 мәктәп укучысы җиде спорт төре буенча көч сынаша. Фестивальдә Белоруссиядән - 124, Кырымнан - 38, Донецк Халык Республикасыннан -58, Башкортстаннан 62 спортчы катнаша.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: