+4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Новости
15 июль 2023, 09:00

Көненә ничә абрикос ашарга ярый?

Табиб бу җимештән кемнәргә баш тартырга кирәклеге турында да сөйләде.

Көненә ничә абрикос ашарга ярый?
Көненә ничә абрикос ашарга ярый?

Эндокринолог һәм диетолог Татьяна көненә ничә абрикос ашарга яравы, шулай ук бу җимешне кемнәргә рационга кертмәү яхшырак булуы турында сөйләгән. Бу хакта  “РИА Новости” хәбәр итә.

"Ач карынга абрикос ашарга ярамый - бу ашкайнату проблемаларына китерергә мөмкин, аеруча гастрит (хәтта ремиссия стадиясендә дә), язва, панкреатит диагнозы куелган, эчәклекләрендә проблемалары булган кешеләргә. Әгәр дә сездә санап үтелгән авыруларның көчәйгән вакыты икән, өректән баш тарту яхшырак", - ди табиб.

Ул билгеләвенчә, абрикоста лимон һәм алма кислоталары бар, алар ашказаны-эчәклек трактындагы лайлалы тышчаны ярсыта, үзәк көюгә китерә. Бочарова сүзләренчә, хәтта бөтенләй сәламәт кешеләрдә дә абрикос эч китүгә яки эч “кайнау”га сәбәпче була ала. Сәламәтлеккә зыян китермәс өчен көненә 200-300 граммга кадәр генә абрикос ашарга ярый. Шул ук вакытта, абрикосны берьюлы һәм күпләп башка җиләк-җимешләр белән бергә ашарга да кирәкми.

"Киптерелгән өрек яисә күрәгә дә ашказаны-эчәк проблемалары булганнарга киңәш ителми. Күрәгәдә шикәр күп, алар азык җепселләре белән бергә метеоризмга китерә", — ди диетолог.

 

Фото: i.artfile.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: