Күпкатлы йорт тәрәзәләре астында йоркшир терьеры токымлы үле этне хайваннарны яклау оешмасы әгъзасы булган бер ханым күреп калган. Ул аны видеога төшерә һәм телеграм-каналда урнаштыра.
"Зоозащитница" сүзләренчә, "Садовое кольцо" урамындагы 19 нчы йортта коточкыч хәл булган. Хатын-кыз полициягә шалтыраткан.
- Миңа бүген бик авыр. Хуҗасы, ире белән талашып, үз этен, йоркшир терьерын һәм аның барлык әйберләрен тәрәзәдән ыргыткан. Эт үлгән, - дип язган активист.
Аның сүзләренчә, хуҗа хатын тәрәзәдән этнең барлык әйберләрен дә, шул исәптән савытын да ташлаган. Берникадәр вакыттан соң этне тапкан ханым аны алып китә һәм күмеп куя, чөнки хуҗалар моны эшләми.
Бу хәлгә Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында аңлатма биргәннәр. Ведомство мәгълүматлары буенча, бер хатын этен тәрәзәдән ыргыткан дигән хәбәр чыннан да 19 июльдә полициягә килгән.
- Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре әлеге факт буенча тикшерү үткәрә, аның нәтиҗәләре буенча гамәлдәге закон нигезендә процессуаль карар кабул ителәчәк, - дип аңлаттылар ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Бу кадәр кансызлык булса да булыр икән! Бәләкәйләргә көч җитә шул. Иргә җитмәгәндер инде.
фото: funart.pro