"Әйдә, уйнарга" Бөтенрусия фестивален үткәргән көннәрдә (14-17 сентябрьдә) "Тыныч йокы, нәниләр!" телетапшыруы эфирга Уфадан чыгачак.
Ә аның белән бергә Башкортстан башкаласына Таня белән Оксана апалар киләчәк, ягъни бездә кунакта телевидение тапшырулары алып баручылар Татьяна Веденеева белән Оксана Федорова булачак! Һәр кич саен бәйрәмнең төп сәхнәсендә Совет мәйданында шул ук исемдәге күңел ачу программасы узачак.
«Әйдә, уйнарга!» уеннар фестиваленең җентекле программасы һәм катнашу шартлары белән биредә танышырга була: https://xn--80aaldze4d4h.xn--d1acj3b/
Фото: stylishbag.ru