+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Новости
14 гыйнвар , 15:15

Муенындагы шарфына буылган...

6 яшьлек малайны тау чаңгысы курортыннан реанимациягә алып киткәннәр.

Муенындагы шарфына буылган...
Муенындагы шарфына буылган...

Чиләбе өлкәсенең тау чаңгысы курортында алты яшьлек малай күтәргечтән егылып төшеп, реанимациягә эләккән. Бу хакта Тикшерү комитетының төбәк идарәсендә хәбәр итә.

Бәхетсезлек очрагы 12 гыйнварда Миасс шәһәр округында булган. Бала инструктор белән бергә подъемникта төшеп барганда егыла. Шул вакытта аның муенындагы шарф механизмның барабанына кереп китә һәм малай буыла башлый.  Инструктор үзаллы ярдәм итәргә тырышып карый, ләкин тиз генә килеп чыкмый. Аннары ул күтәргечне сүндерә, баланы медпунктка китерә. Табиблар сабыйның йөрәген эшләтеп җибәрә ала, ләкин ул аңына килә алмый, комага китә.

"Хәзерге вакытта бала медицина учреждениесенең реанимация бүлегендә", - дип ачыклык керткәннәр Тикшерү комитетында.

Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган. Вакыйганың барлык шартлары ачыклана, тикшерү бара.

Кыш көннәрендә төрле күңел ачу урыннарында, тауларда бик игътибарлы, сак булыгыз. Бәла аяк астында гына...

Фото: 5tv. ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: