Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы төбәктә “Пушкин картасы” ярдәмендә кылынган беренче алдау очрагын теркәгән.
Бөре шәһәре полициясенә беренче курс студенты мөрәҗәгать итә. “Пушкин картасы”н сатып алырга һәм 300 мең сум акчалы булырга вәгъдә итеп, мошенник аны төп башына утырта.
Евгений Волков дигән кеше социаль челтәрләрдә кызга “Пушкин картасы” н сатып алырга тәкъдим итә, моның өчен смс-хәбәрдәге кодларны әйтергә кирәк була. Сүз артыннан сүз китә,нәтиҗәдә, студент кыз кредит ала, ул аны аферистка күчерә һәм хәзер банкка 277 мең сум бурычлы.
Беренчедән, “Пушкин картасы " мәктәп укучыларына һәм студентларга бушлай бирелә, дип искәрттеләр Эчке эшләр министрлыгында.
Икенчедән, ул бары тик мәдәни чаралар (театрлар, музейлар, күргәзмәләр, концертлар) өчен түләү өчен генә кулланыла. Бу карталар белән башка манипуляцияләр законсыз һәм аларның хуҗаларын шунда ук сагайтырга тиеш.
Мондый очраклар турында укучы һәм студент балаларыгызга әйтергә онытмагыз. Сак булсыннар, алданмасыннар!
Фото: МВД по РБ