Бәләбәй районының Слакбаш авылында янгында бер яшьлек бала һәлак булган. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе хәбәр итә.
Беренче булып ирекле янгын сүндерүчеләр килә, алар баланы аңсыз хәлдә өйдән алып чыга. Кызганычка каршы, табибларга аның үлемен расларга гына калган.
Бүрәнә йортта һәм сарайда янгын сүндерелгән. Фаҗига урынында оператив төркем, тикшерүчеләр эшли. Янгынның сәбәбе билгеләнә. Билгеле булуынча, йортта күпбалалы гаилә яшәгән, ике бала күршеләрдә булган.
Янгын турында хәбәр 29 июньдә кичке сәгать биштә килгән.
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе