Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә. Дәү әтисе йорт ишегалдында машинада артка чигенгәндә өч яшьлек оныгын күрмәгән һәм ялгыш баланы тапаткан.
Малайны ашыгыч рәвештә дәваханәгә китергәннәр. Кызганычка каршы, сабый җитди җәрәхәтләр алаган. Табиблар мөмкин булганның барысын да эшли, ләкин баланы коткара алмыйлар.
“Бүген реанимациядә вафат булды. Бала авыр тән җәрәхәтләре алган”, — дип аңлатма биргәннәр төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Кечкенә балалар булган гаиләләрдә берүк сак булыгыз, аларны күз уңыннан яздырмагыз, хәвефсезлек кагыйдәләре турында истән чыгармагыз.