Полиция хезмәткәрләре Белоретта югалган мәктәп укучысын тапкан. Кичә кич белән шәһәр буенча Эчке эшләр идарәсенә 9 яшьлек кызның әти-әнисе аның югалуы турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Алар әйтүенчә, кичке сәгать 8ләр тирәсендә бала өйдән чыгып киткән. Телефоны үзе белән булмаган. Үзаллы эзләүләр нәтиҗә бирмәгәч, баланың әти-әнисе полициягә килгән.
Полиция, волонтерлар һәм битараф булмаган шәһәр кешеләре кызны төне буе эзләгәннәр. Укучы кыз исән-сау табылды. Беренчел мәгълүматлар буенча, ул Нижнее селение бистәсендә яшәүче хатынның уендә кунган, аның белән шул ук кичне урамда танышкан. Кичә кыз дәресләр хәзрләмәве һәм телефоны тартып алулары өчен әти-әнисе белән ачуланышкан була. Хәзер аны әти-әнисенә тапшырганнар.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә билгеләүләренчә, мәктәп укучысы тулы, имин гаиләдә тәрбияләнә. Балигъ булмаганнар буенча бүлекчә хезмәткәрләре булган хәлнең барлык шартларын ачыклый.
Фото: Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте