-3 °С
Болытлы
Кичә Бөре районында, Агыйдел елгасы буенда, бәхетсезлек очрагы булган. Көймә белән прицеп суга “УАЗ” автомобилен алып киткән, бу вакытта автомобильдә ике өлкән кеше һәм өч бала булган, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
Билгеле булганча, дүрт кеше машинадан үзаллы чыга алган, әмма эчендә 7 яшьлек малай калган. Соңрак транспорт чарасын елгадан чыгарганнар.
"Бала машина эчендә табылмаган. Эзләүләр иртә белән яңадан башланачак", - дип белдерделәр ведомствода.
Фото: МЧС по РБ