Барлык яңалыклар
Новости
10 октябрь , 10:45

Тәрәзә төпләрен ничек агартырга?

Пластик вакыт узу белән саргая башлый.

Тәрәзә төпләрен ничек агартырга?
Тәрәзә төпләрен ничек агартырга?

Тәрәзә төпләрен, кагыйдә буларак, пластиктан ясыйлар. Бу арзан һәм чыдам материал. Ләкин вакыт узу белән ул аклыгын югалта һәм саргая башлый. Ләкин моны җиңел генә төзәтеп була.

Бары тик ике ингредиент кирәк булачак: әче сабын һәм водород перекисе. Сабынны угычта вакларга һәм кайнар суга салырга, эрегәнче болгатырга кирәк. Тәрәзә төбен шушы эремә белән эшкәртегез һәм ярты сәгатькә калдырыгыз. Шуннан соң яхшылап юыгыз һәм киптерегез.

Аннары водород перекисе белән чылатылган чиста чүпрәк белән сөртегез. Болай эшләгәннән соң сезнең тәрәзә төбегез яңадан ап-ак булачак.

Фото: adygheya-news.net

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: