8 октябрьдә Тольяттида яшәүче гаиләдә фаҗига булуы турында язган идек инде. Билгеле булуынча, 13 яшьлек кыз үзеннән кече ике сеңлесенең гомеренә кул сузган. 2019 һәм 2022 елгы кызларның тәннәрендә пычак белән кадалган күпсанлы җәрәхәтләр була.
Һәлак булган балаларның күршеләре "Известия" басмасына соңгы вакытта бу гаиләдә еш кына җитди талаш-ызгыш ишетелүен, әтиләренең хәтта подъездда кунып йөрүен сөйләгән. Кызларның әнисе ире белән гражданлык никахында яши. Хатынның беренче никахтан өч өлкән баласы бар, ә ике кече кызы – икенче никахтан туган балалар.
Күршеләре шулай ук сеңелләрен үтерүдә шикләнелгән 13 яшьлек кызның соңгы вакытта үзен бик сәер тотуын әйткән. Үсмер кызның әнисе аның тыңлашмавына һәм начаррак укый башлавына зарланган. Шул ук вакытта күрше хатын балалар арасындагы низаглар турында ишетмәвен, читтән гаилә бик бәхетле күренүен билгеләп үткән.
Күршеләре сөйләвенчә, балалар һәрвакыт каралган һәм чиста киемдә, алар белән еш кына паркта әтиләре йөргән. Күршеләр шулай ук гаилә башлыгының хатынына подъезд алдындагы асфальтта мәхәббәтле юлламалар калдыруын да исләренә төшергән.
Фото: пресс-служба СК РФ