-11 °С
Болытлы
Рязаньда яшәүче хатын 22 яшендә – беренчесен, ә 42дә унберенче сабыен тапкан. Бу хакта Рязань өлкә Перинаталь үзәге матбугат хезмәтендә хәбәр итә.
Хатын 3910 грамм авырлыктагы һәм 55 сантиметр озынлыктагы малай тапкан. Яңа туганы белән унынчы сабыйлары арасында нибары бер ел, ә иң өлкәне белән — 22 ел. Перинаталь үзәктә билгеләп үткәнчә, сабыйны өйдә алты абыйсы һәм дүрт апасы көтә.
Шундый шәп яңалыклар укыгач, кәефләр күтәрелеп китә. Килешсезме?
Фото:Рязанский областной перинатальный центр/VK