-3 °С
Болытлы
“26 октябрьдән 4 ноябрьгә кадәр Башкортстан мәктәпләрендә көзге каникуллар узачак. Бу вакытта күп балалар буш вакытларын өйдән һәм мәктәптән читтә үткәрәләр. Әмма балаларның иминлеге безнең барыбыз өчен дә өстенлекле бурыч булып калырга тиеш.
Бу чорда хәвефсезлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирегез. Балаларга урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, хәвефле хәлләрдән ничек качарга һәм гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеген искә төшерү мөһим.
5 ноябрьдә барлык балаларны да мәктәпләрдә көтәбез”, - дип язган социаль челтәрләрдә ведомство җитәкчесе.