-4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Новости
17 октябрь , 12:00

6 яшьлек малай тырнак кискеч йоткан

Бала гомере өчен Уфа табиблары көрәшкән.

6 яшьлек малай тырнак кискеч йоткан
6 яшьлек малай тырнак кискеч йоткан

Уфада 17нче балалар дәваханәсе табиблары 6 яшьлек малайның ашказаныннан тырнак кисү өчен кыскыч алганнар. Төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, моның өчен табиблар махсус кәрзин кулланган.

"Балага ашыгыч күрсәтмәләр буенча авыртуны баса торган дәвалау фиброгастроскопиясе үткәрелгән. Процедура вакытында белгечләр махсус җайланма — эндокорзин кулланганнар. Болай эшләү кыскычны ашказаны һәм үңәчнең лайлалы тышчасын зарарламыйча, сак кына эләктереп алырга һәм чыгарырга мөмкинлек биргән. Уңышлы топерациядән соң малайның хәле яхшырган, һәм берничә көннән аны өенә кайтарып җибәргәннәр”,-дип хәбәр иттеләр ведомство матбугат хезмәтендә

Мондый операцияләр “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында сатып алынган заманча җиһазлар ярдәмендә мөмкин булган. Бер ел эчендә бу аппарат ярдәмендә табиблар 2 меңнән артык тикшеренү үткәргән һәм 50дән артык пациентка ярдәм иткән, үңәч һәм ашказаны-эчәк тракты органнарының перфорацияләнүе кебек катлаулануларны булдырмаган.

Фото:17нче балалар дәваханәсе матбугат хезмәте

 

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: