-4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Новости
17 октябрь , 10:10

Ачык диңгездә 67 көн...

Ике айдан артык көймәдә йөзгән 46 яшьлек ирнең исән калуы могҗизага тиң.

Ачык диңгездә 67 көн...
Ачык диңгездә 67 көн...

Охотское диңгезендә ике ай элек югалган көймәне тапканнар. Кызганычка каршы, сәяхәткә чыккан өчәүдән берсе генә исән калган була.

Бертуганнар 46 яшьлек Михаил, 49 яшьлек Сергей һәм аның 15 яшьлек улы 4 августта катамаран төрендәге көймәдә Хабаровск краеннан Сахалинга сәяхәткә чыга. Ләкин бер көн үтүгә, ярдан 60 чакрым ераклашкач, көймәнең моторы ватыла. Өч көндә әйләнеп кайтырга тиеш сәяхәтчеләр элемтәгә чыгудан туктый.

Көймәне 15 октябрьдә Камчатка ярларыннан 20 чакрым ераклыкта, ачык диңгездә тапканнар. Охотское диңгезендә ике ай буе – төгәл 67 көн көймәдә йөзгән, коточкыч стресс һәм штормнар, койма яңгырлар кичереп, бердәнбер исән калучыны “Ангел”судносындагы балыкчылар коткара. Ул Михаил Пичугин була. Аның 15 яшьлек туганы ачлыктан – 18 сентябрьдә, бу кайгыны бик авыр кичергән әтисе 28е вафат була.

 Михаилны авыр хәлдә Магадандагы дәваханәгә китергәннәр. Ир тернәкләнүгә таба. 100 килограмм авырлыктан 50гә генә калган. Аның гомере өзелмәвен табиблар могҗизага тиңли.

Сәяхәткә чыкканда аларның үзләре белән җылы киемнәре, коткару жилетлары, шулай ук бераз азык запасы һәм 20 литр эчәргә яраклы сулары булган. Ләкин ул да бетә. Ир калган борчак бөртекләре, тиз әзерләнә торган токмач кисәкләре белән туклана, термоска яңгыр суы җыеп эчә. 

"Өйдә әнием белән кызым көтә. Шул гына яшәү көче бирде...", - дигән ул.

 

Фото: s0.rbk.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: