-4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Новости
17 октябрь , 15:20

Фехтование үзәге яңа спорт йолдызлары кабызачак!

Бүген Уфада, "Русия — спорт державасы" XII Халыкара спорт форумы кысаларында, Фехтование үзәге ачылды.  

Фехтование үзәге яңа спорт йолдызлары кабызачак!
Фехтование үзәге яңа спорт йолдызлары кабызачак!

Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм Русия спорт министры Михаил Дегтярев Уфада үзәкне ачу тантанасында катнаштылар һәм юниорлар арасындагы “Салават кылычы” Халыкара ярышларына старт бирделәр.

Вице-премьер ассызыклавынча, Бөек Русия спортчыларының җиңүләре белән илһамланган бик күп малайлар һәм кызлар Фехтование үзәгенә шөгыльләнергә киләчәк, илебезнең спорт күгендә яңа йолдызчыклар барлыкка киләчәк.

Бүгенге көндә Башкортстанда 13 меңнән артык спорт корылмасы эшли, аларның саны арта бара. Спорт белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе иң югарыларның берсе — 74,5 процент. Даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүче халыкның дәрәҗәсе ил буенча уртачадан артып китә: 2 миллионнан артык кеше даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә.

“Бу бәйрәм көнендә барысының сәламәт яшәү рәвеше турында уйлануларын һәм республика, ил җитәкчелегенә Президент Владимир Путин биргән йөкләмәне үтәргә ярдәм итүләрен: безнең халыкның 70 процентының даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүен телим", — диде Дмитрий Чернышенко.

Фехтование үзәгендә 28 фехтование юлы, 373 тамашачыга исәпләнгән трибуналы универсаль зал, махсуслаштырылган һәм тренажер заллары, күнекмәләр өчен зоналар, тренер һәм судьялар бүлмәләре бар.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән төзелгән Фехтование үзәге республика, Уфа һәм гомумән Русия өчен бик мөһим вакыйга. Аның диварларында күп кенә халыкара спорт ареналарында ил намусын яклаячак яңа чемпионнар үсәчәк. Моннан тыш, Уфадагы Фехтование үзәге әлеге спорт төрен балалар һәм яшьләр арасында популярлаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

 

Фото: bashinform.ru

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: