-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Новости
18 октябрь , 11:40

Сабыйларга кофе эчермәгез!

Балалар кардиологы моның сәбәпләре турында сөйләде.

Сабыйларга кофе эчермәгез!
Сабыйларга кофе эчермәгез!

“Роспотребнадзор” белгечләре ассызыклавынча, биш яшькә кадәрге балаларга кофеин булган ризыклар (шул исәптән энергетик эчемлекләр) бирергә киңәш ителми. Кофеинлы гади кофе да 14 яшьтән соң гына рөхсәт ителә. Шул ук вакытта күп кенә табиблар 21 яшькә кадәр даими рәвештә кофе эчү организм өчен зыянлы, дип белдерә.

Белгечләр әйтүенчә, көн саен берничә чынаяк кофе яки энергетик эчемлекләр эчүче балаларның белем алу һәм игътибар туплау сәләте кими, кәефе кискен үзгәрә, баланың нерв системасы тотрыксызлана. Шулай ук кофеин кальций алмашынуны начарайта, бу баланың скелеты, сөякләре формалашу процессын бозарга мөмкин.

Балалар кардиологы Екатерина Каредина үзәк матбугат чараларында бу уңайдан фикерләре белән уртаклашкан. Үсмерлек чорында үзәк нерв системасы формалаша, ә кофе куллану йөрәк тибешен ешайта, йокы бозылуга һәм стресска каршы торучанлыкны киметүгә китерергә мөмкин. Моннан тыш, бу эчемлек бәвел кудыру сыйфатына ия, бу исә организмнан кальций һәм калийны юуга китерә, нәтиҗәдә, йөрәк мускулының эшчәнлеге бозылу белән яный.

Кардиолог билгеләп үткәнчә, балаларга һәм үсмерләргә кофеинсыз кофе да бирергә ярамый, чөнки анда да кофеин саклана, гәрчә ул гадәти эчемлеккә караганда азрак микъдарда булса да.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: