-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Новости
19 октябрь , 15:20

Бүгеннән сәхнәгә куярлык нәфис әсәрләр!

Якташларыбыз балалар өчен язылган “Алмачуар” пьесалар конкурсында җиңү яулаган.  

Бүгеннән сәхнәгә куярлык нәфис әсәрләр!
Бүгеннән сәхнәгә куярлык нәфис әсәрләр!

Татарстанда балалар һәм үсмерләр өчен татар телендә язылган “Алмачуар” пьесалар конкурсының җиңүчеләрен бүләкләгәннәр.  Бүләкләү “Апуш” театр студиясенең яңа сезонын ачу тантанасында узган. Жюри әгъзалары бу пьесаларның чын нәфис әсәрләр булуын һәм сәхнәгә куярлык булуларын билгеләгән.

“Мин бик рәхәтләнеп, хәтта ләззәтләнеп укыдым - болар чын нәфис әсәрләр иде. Бу әсәрләр барысы да сәхнәдә куелырга лаек”, - дип язучы, драматург, жюри әгъзасы Мансур Гыйләҗев авторларга рәхмәт сүзләрен белдергән.

Шунысы сөенечле, җиңүче 12 пьеса авторы арасында безнең якташларыбыз да бар.

“Кече состав өчен балалар пьесасы” номинациясендә беренче урынны “Тук-тук, Әпчхи, Ой-ой яки телефонсыз көн” әсәре белән журналыбызның күптәнге якын дусты, балалар өчен күпсанлы хикәяләр авторы Фатыйма Гыйльметдинова яулаган.  Фатыйма Гомәр кызы озак еллар балаларга белем һәм тәрбия биргән тәҗрибәле мөгаллимә. Балалар тормышын якыннан белгән педагог бай хезмәт тәҗрибәсен сабыйлар өчен язылган хикәяләрендә образлы, мавыктыргыч итеп чагылдыра. Аның хикәяләре “Әллүки” журналында даими басылып килә.

“Зур состав өчен балалар пьесасы” номинациясендә якташыбыз Дилә Мөхәррәм-Хәйретдинова икенче урынга лаек булган.

"Минем өчен күренекле язучылар Айгөл Әхмәтгалиева (Чаллы), Гөлүсә Батталова (Әтнә), Фатыйма Гыйльметдинова (Башкортстан), Айгөл Сөнгатуллина (Казан), Нәсүр Юрушбаев (Казан), Эльвира Фатыйхова (Кукмара), Лилия Гыйбадуллина (Чаллы), Илфак Хафизов (Казан), Нурия Сәйяр (Казан), Руфия Җәләева (Ютазы) белән бер сәхнәдә басып тору мизгелләре үтә дә дулкынландыргыч булды. Бу очрашу күңелләрдә онытылмаслык бер хатирә булып язылачак. Оештыручыларга, жюри әгъзаларына, тамашачыларга һәм “Апуш” театр студиясенә рәхмәтемне белдерәм", - дип үз сәхифәсендә хис-кичерешләре белән бүлешкән Дилә.

Җиңүчеләрне ихлас күңелдән котлыйбыз! Яңа иҗади биеклекләр, балалар тормышын туган телебездә язылган матур әсәрләр белән  баетуларын телибез!

 

Фото: Дилә Хәйретдинова, VK

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: