Уфада мәктәп укытучысы мошенникларга ике миллион сум акча күчергән. Аңа Дәүләт хезмәтләреннән шалтыратканнар.
Мошенниклыкның чираттагы коточкыч очрагы турында Уфаның Дим районы башлыгы Антон Тарасов социаль челтәрләрдә хәбәр итте. Уфада мәктәп укытучысын “Сезнең Дәүләт хезмәтләрендәге шәхси кабинетны ватып, автокредит рәсмиләштергәннәр”, - дип ышандырганнар. Аферистлар башта үзләрен “Дәүләт хезмәтләре” хезмәткәрләре, ә аннары финанс хәвефсезлеге бүлеге белгечләре дип таныштырган.
Алар кредит рәсмиләштергән кешене эзләү өчен акча кирәк, дип тә ышандырганнар. Шулай итеп, укытучы хатын бер-бер артлы билгесез мошенникларга 1,9 миллион сумнан артык акча күчергән.
Хәзер эш белән хокук саклау органнары шөгыльләнә, тикшерү бара.