-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Новости
23 октябрь , 16:00

Шигъри китапчык

"Әллүки" китапханәсенә рәхим итегез, дуслар.

Шигъри китапчык
Шигъри китапчык

Дилә БУЛГАКОВА

ЯЛАНТӘПИЛЕ ПЕСИ

Песи йөри ялантәпи,

Нигә кимәгән итек?

Кәрим әйтә әнисенә:

– Песигә итекләр тек!

 

– Юк, юк, улым, песиләр бит.

Итексез йөри гелән.

– Ә нигә мин уйнарга да

Итекләремне киям?

 

Итексез дә йөри алган

Песиләрдән көнләшәм.

Нигә өши минем тәпи,

Киез итек кимәсәм?

 ӘНИ ИШЕТСЕН ӨЧЕН

Энекәшем бар минем,

Аның исеме Юлай.

Кайчак, әни кызгансын дип,

Кычкырып яшьсез елый.

 

Беркөн  сыңар  туфлиен

Актырнак алып киткәч,

Өенә тиклем илткәч,

Әй безнең елак Юлай

Тагы кычкырып елый.

 

– Үскәнсең, – дим, – елама,

Тулды бит инде өчең.

Җавап бирә:

– Сиңа түгел, мин елыймын

Әни ишетсен өчен...

 

Камил ФАЗЛЫЙ

ПЕНСИОНЕР ПЕСИ

Безнең песи карт инде,

Уяна күзен уып.

Утыра көн буена

Диванда битен юып.

 Сунарга чыгып хәзер

Тоталмый тычкан, комак.

Үзе шундый сөйкемле,

Ята ак бәйләм сымак.

 Аптырар хәл юк монда,

Картларга кирәк кадер.

Дәү әтием шикелле

Пенсиядә ул хәзер.

 

БАЛЫКЧЫ

Картәнисе күзлек кигән,

Утыра хәйран калып.

Зур үскән икән оныгы,

Күр әле, тота балык.

 

Суалчанлы савыты бар,

Кулына колга алган.

...Су тулы чиләккә Фирзәр

Кухняда кармак салган.

 

 

Рәсимә ИЛЬЯСОВА

НӘНӘЕМНЕҢ КОЧАГЫ
Нәнәй өйдә чагында
Уйный кояш нурлары.
Шундый йомшак һәм назлы
Нәнәемнең куллары.

"Бәпкәм", диеп, иркәләп,
Чәчемнән сыйпап үтә.
Нәнәм кулларын куйса,
Авырту шундук бетә.

Безне назлап үстерә
Нәнәемнең кочагы.
Ул бит өебез нуры,
Аның җылы учагы.

КЫШ КИЛДЕ
Көткән кыш килде,
Ак карга төрде.
Тышка чыгабыз,
Чана шуабыз.
Ак кар өстендә
Ятам тәгәрәп.
Дусларым белән
Уйнавы рәхәт.
Шундый саф һава,
Аны сулыйбыз.
Көннең салкынын
Бер дә тоймыйбыз.
Кышкы уеннан
Бер дә туймыйбыз.

Люция ӘБЛИЕВА

Хыял

Каникуллар - озын яллар,
Бик тиз үтә дә китә.
Сузарга тырышкан саен,
Вакыт ныграк тизләтә.

Табышмактагы шикелле:
"Ай күрә, кояш ала".
Күз ачып, йомган арада,
Санаулы көннәр кала.

Үскәч, гыйлем үзләштереп,
Эзләп табармын юлын.
Каникуллар киләчәктә,
Булырлар бик тә озы-ы-ы-ын!

Әтием кочагында

Мин - әтинең кочагында,
Аның җылы учагында.
Рәхәт яшәүләре шуңа,
Куркыныч юк, шөкер, миңа.

Мин - әтинең кочагында,
Чын ярату арабызда.
Уйларыннан бер дә чыкмыйм,
Ә әлегә сау бул... йоклыйм!

Ризидә МӨХӘММӘТҖАНОВА

Хәйләкәр Самат

Самат әйтә: «Мияубикә
Шоколадлар гына ашый.
Шкафта һич тормый алар,
Әллә кая гына ташый.»
Әйтә алмый Мияубикә:
«Аларны бит Самат ташый!
Тешләре сызлый шуңа,
Чөнки бик күп кәнфит ашый…»

 

Әтием

Чәй кайнап чыгуга
Әти кайтты эштән.
Тәм-томнар өстәлдә,
Мичтә бәлеш пешкән.

Төш җиткәч, ашарга
Көн дә кайта өйгә.
Тезелеп утырып,
Барыбыз да көтә.

Кайткач та иң тәүдә
Мине күккә чөя.
Аркамнан сыйпый да
Төпчегем, дип сөя.

 

Гөлсимә ЗИННӘТУЛЛИНА

ГАРМУН УЙНЫЙСЫМ КИЛӘ

Дәү әти дә гармун тарта,
Дәү әни дә гармунчы.
Алардан үтенеп сорыйм:
– Мин дә уйнап карыймчы?
Бармакларым биеп тора –
Гармун тартырга исәп.
Һич тә аптырап калмагыз,
Уйнап җибәрсәм кисәк.
Чөнки уйнарга исәп!

КОЙМАК – ТӘБИКМӘК БАЛАСЫ


Дәү әни оста пешекче –
Көндә нидер пешерә.
Майлы кызу табасыннан
Тәмле ризык төшерә.

Кичә генә шул табада
Тәбикмәк пешкән иде.
Ә бүген шул тәбикмәкнең
“Баласы” төшкән инде.

 

Земфир ӘХЪЯРОВ

Гөлсем белән Гөлчәчәк

Курчаклар белән уйныйлар
Гөлсем белән Гөлчәчәк.
Алар – дуслар, шуңа күрә
Бергә уйныйлар һәрчак.
Гөлчәчәкнең курчагына
Ак күлмәк кидерелгән.
Гөлсемнеке дә бик матур -
Якалары чигелгән.
Курчакларны йоклатырга
Яткыралар бергәләп.
Көн дә алар курчак уйный -
"Дөньялары түгәрәк".

Самир

Самир бүген иртә торды,
Әнисе аны сыйлый.
Өстәл тулы сый-нигъмәтләр,
Чәй янында – кыстыбый.
Самир бүген бик зур үсте –
Дүрт яшь тулды улына.
Сорауларны ул яудыра,
Җавап табып тор гына!

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: