Рөстәм Шәмсетдинов өч фатир рәвешендә аеруча зур күләмдә ришвәт алган дип фаразлана.
Русия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарәсенең аеруча мөһим эшләрне тикшерү буенча өченче бүлеге тарафыннан Русия Җинаять кодексының 290 мәддәсенең 6 өлешендә каралган җинаять кылуда шикләнелү буенча (аеруча зур күләмдә ришвәт алу) Мәләвез районы хакимиятенең элекке башлыгы тоткарланган.
Тикшерү фаразы буенча, 2020-22 елларда район башлыгы төзелеш компаниясен гамәлгә куючылардан төзелеш компаниясенә җир кишәрлекләрен арендалау килешүләрен төзүдә булышлык иткән һәм Мәләвез шәһәренең парк зонасында урнашкан җир участокларында күпфатирлы торак йортлар төзүгә рөхсәт биргән өчен гомум бәясе 4,1 млн сумнан артык булган өч фатир рәвешендә аеруча зур күләмдә ришвәт алган. Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, фатирлар арадашчылар аша җитәкченең туганнарына рәсмиләштерелгән.
Җинаятьчел факт Федераль иминлек хезмәте һәм Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан оператив-эзләү чаралары барышында ачыкланды.
Хәзерге вакытта шикләнелүче тоткарланган, аның белән беренчел тикшерү эшләре алып барыла, аңа чик кую чарасын сайлау мәсьәләсе хәл ителә.
Кулга алынган көнне депутатлар Советында район башлыгын сайлау буенча конкурс үткәрелергә тиеш булган. Шәмсетдинов район белән алга таба да идарә итәргә ниятләгән булса кирәк...