-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Новости
9 декабрь , 11:15

Спатифиллум шау чәчәккә күмелер!

Аны тукландыру өчен даруханәдә сатылган арзанлы дарулар да җитә.

Спатифиллум шау чәчәккә күмелер!
Спатифиллум шау чәчәккә күмелер!

Спатифиллум яисә "хатын-кыз бәхете гөле", барлык гөлләр кебек үк, яктылык, җылылык һәм дым җитмәү аркасында стресс кичерә.

Шуңа карамастан, спатифиллум ел әйләнәсенә, шул исәптән елның салкын вакытында да чәчәк атарга сәләтле. Стрессны киметү һәм чәчәккә бөреләнүне стимуллаштыру өчен аны ашламалар ярдәмендә тукландыру мөһим.

Моның өчен даруханәдә сатылган арзанлы препаратлар да җитә. Микроэлементларның чын хәзинәсе – ул мумия төймәләре. Аларда Менделеевның бөтен таблицасы диярлек бар. Кышкы файдалы тукландыру рецептын сезнең белән дә уртаклашабыз. Моның өчен 1 төймә мумия һәм 1 төймә гәрәбә кислотасын 100 миллилитр җылы суга салып эретергә кирәк. Аннары шушы эремәне бүлмә температурасындагы су белән 1 литрга кадәр җиткерегез. Гәрәбә кислотасы ашламаның тәэсирен көчәйтәчәк.

Бу эремәне спатифиллумга 2 атнага бер тапкыр сибәргә була. Гөлегез күз алдында ныгыр, саргаюдан туктар һәм сезне яңа чәчәкләре белән сөендерер.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: