-4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Новости
21 декабрь , 09:30

Кыш бабайлар маҗарасы

Дәү әниләр, оныкларыгызны яныгызга утыртып, матур әкият укыгыз.

Кыш бабайлар маҗарасы
Кыш бабайлар маҗарасы

Кыш бабайлар маҗарасы

Урыс халык әкияте

Бервакыт ике бертуган Кыш бабай урман-кырлар буйлап йөрергә чыккан. Берсе тирә-якка ап-ак кардан келәм җәя, икенчесенең чыршыларга, наратларгабер чиртүе була, агачлар бәс белән каплана, ди. Кыш бабайлар кулы тигән һәрнәрсә җем-җем килеп балкый башлый икән. Шунда аларның берсе:

– Энем, әйдә кызык итәбез – бераз кешеләрне өшетеп алабыз, – дигән.

– Әйдә соң, тик кышкы урманда кем йөрсен?! Аның өчен авылга якынрак барыйк, – дип тәкъдим иткән икенчесе.

Кыш бабайлар урманнан чыгып өлгермәгән, аларга таба җигелгән кыңгыраулы атларда бай килә, ди. Суык бабакайлар шатланып өлгермәгән, урманның икенче ягыннан чана тартып килүче бер абзый күренгән.

– Син тәҗрибәле, шуңа да байны туңдырырсың инде. Ул бик яхшы, җылы киенгән. Аны өшетү өчен нык тырышырга кирәк. Ә мин юка, иске тун, аягына чабата кигәнен хәзер тиз генә өшетеп өенә кайтарып җибәрәм, –  ди икән Кыш бабайларның яшьрәге.

– Килештек, – дигән икенчесе. Шулай да серле генә елмаеп куйган.

Көн кичкә авышкач, Кыш  бабайлар янә очрашкан.

– Я, байны өшетә алмыйча интегеп беттеңме? – дип кызыксынган яшьрәге.

– Тәҗрибәң чыннан да аз икән шул, энем. Аны өшетү һич кенә дә авыр булмады. Өенә кайткач, бик озак җылына алмаячак әле ул.

– Туны, башындагы кыйммәтлеге бүреге, шәп итекләре дә саклап кала алмадыми?!

– Мин салкын һава өргән саен, ул кыймылдарга да куркып утырды. Ә синең хәлләрең ничек?

– Әй, абый, тишек-тошык әйберләр кигән булса да , аны җиңәрлек түгел икән. Ул урманга утынга килгән иде. Туны эченә салкын өрә башлагач, балтасы белән ялт-йолт килеп эшләргә кереште. Тегеләй тә өшетәм, болай да туңдырам, ә ул бирешергә уйламый. Бите буйлап тир тамчылары йөгерә, туныннан пар күтәрелә, ул аны хәтта салып ук ташлады. Үзем тәмам хәлдән таеп, чак качып котылдым бу абзыйдан ...

Энесен тыңлаганнан соң, өлкән Кыш бабай:

– Алдан сөйләргә ярамый шул, – дип әйтеп куйган.

 

Фото: culture.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: