-1 °С
Болытлы
Журналга язылу
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Новости
27 февраль 2025, 14:10
Гариза тапшырырга соңга калмагыз!
10 мартка кадәр «ЮНКОР-2025» VI ачык Халыкара конкурсына балалар һәм яшүсмерләрдән гаризалар кабул итү дәвам итә.
Гариза тапшырырга соңга калмагыз!
Эшләр видеорепортаж (5 минутка кадәр) һәм видеоролик (7 минутка кадәр) номинацияләрендә кабул ителә. Аларны ике категориядә бәяләячәкләр: 6-12 һәм 12-18 яшьлекләр. Видеода "Безнең белән барабыз!" сүзләре булырга тиеш.
Эшләр дүрт тема буенча кабул ителә: "Шәһәр минем күзләрем белән", "Иҗат дәресләре", "Ватанны саклаучылар - безнең заман геройлары", "Яшәсен туганлык берлеге һәм халыкларның бөек дуслыгы".
Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк:
https://forms.gle/TJiZkw9D467hXnNHA;
Телеграмма-канал чатына керергә:
https://t.me/+Vz2W4HAWPv45NGZi;
Видеовизитканы (бер минуттан да артык түгел) һәм "ВКонтакте" төркемендә шәрехләр сыйфатында теркәлүгә сылтаманы беркетергә.
30 мартка кадәр конкурсның журналистлар, актерлар, телевидение тапшырулары алып баручылар әзерләгән видеодәресләрен карарга.
30 мартта 12.00 сәгатькә кадәр (Мәскәү вакыты белән) тәкъдим ителгән яңалык сыйфатында "ВКонтакте" конкурсы битендә үз репортажыңны яисә ролигыңны әзерләргә һәм урнаштырырга. Баланың һәм аның җитәкчесенең исем-шәрифләрен, катнашучының яшен, шәһәрен, республикасын, номинациясен, темасын, эш анонсын (3-4 җөмлә) һәм #барыйк хештегын күрсәтегез.
Бу хакта тулырак
https://mgazeta.com/news/novosti/2025-02-27/v-ufe-startoval-konkurs-dlya-yunyh-reporterov-rasskazhi-miru-svoyu-istoriyu-4138187
сылтамасы аша белергә мөмкин.
Фото:
https://mgazeta.com
Автор:
Зөһрә Исламова
Читайте нас
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"
Шулай ук укыгыз
IT-белгечләр өчен ташламалы ипотека гамәлдә
Уфада яңа спорт комплекслары барлыкка киләчәк
Эшләгез генә! Ярдәм итәбез!