

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Түбән Кама шәһәрендә пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булганнарның туганнары, якыннарының авыр кайгысын уртаклашты. Башкортстан Башлыгы һәртөрле ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде.
“Киев режимы үзенең кешелексезҗинаятьләр кылуын дәвам итә. Бүген тугандаш Татарстандагы Түбән Кама шәһәре БПЛА һөҗүменә дучарителде. Кызганычкакаршы, һәлак булучылар бар.Республика исеменнән һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашам. Барлык зыян күрүчеләргә тизрәк савыгуларын телим”, – дип язды Радий Хәбиров социаль челтәрдә.
Түбән Кама шәһәре мэры Радмир Беляев хәбәр итүенчә, беренчел мәгълүматлар буенча, 12 кеше һәлак булган, 39ы җәрәхәтләр алган.
Татарстанда республика Рәисе карары белән матәм көне игълан ителде.