Кичә, 3 февраль көнне, Гафури районының Красноусол авылындагы “Рябинушка” балалар бакчасында Бөек Җиңүгә 80 ел тулу уңаеннан, шулай ук Русиядә “Ватанны саклаучылар елы” һәм Башкортстанда “Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елы”на багышланган “Хәтер почмагы” патриотик тәрбия үзәген ачу тантанасы булды.
Әлеге истәлек почмагы республика Башлыгы Грантлары Фонды ярдәмендә, шулай ук директор Елена Алексеенко җитәкчелегендәге “Рябинушка” коммерцияле булмаган оешманың мәктәпкәчә белем бирүне үстерү фонды ярдәмендә “Мәктәпкәчә яшьтәге балалар Бөек Җиңүне хөрмәтли” проекты кысаларында ачылды.
Тантаналы чарада хәрби формалардагы өлкән һәм әзерлек төркемнәре тәрбияләнүчеләре, мәртәбәле кунаклар – Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Ирина Небогатова, Гафури районы хакимияте вәкиле А. Ф. Мөхәммәдьянова, икенче ранг капитаны, су асты офицеры В. И. Герасимов, шулай ук Русия Герое А. П. Мигунов исемендәге Башкортстан ДОСААФының “Комбат” эзләү отрядлары берләшмәсе вәкилләре В. Н. Калачигов һәм О. С. Николаев катнашты, алар патриотик почмак өчен экспонатлар бүләк итте.
Бу чара үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүдә мөһим вакыйга булды һәм сабыйларга халкыбыз тарихының, батырлыгының әһәмиятен искә төшереп торачак.
Елена Алексеенко фотосы.