Уфаның модельле 22нче балалар китапханәсендә Советлар Союзы маршалы В.И. Чуйковның тууына 125 ел тулуга багышланган батырлык сәгате узды. “Генерал-Штурмның биш батырлыгы” дип аталган чарада башкаладагы 5нче лицейның 5нче сыйныф укучылары катнашты.
Укучылар 1943 елның 2нче феврале тарихта истәлекле дата булуы турында белделәр. Нәкъ шул көнне Совет гаскәрләре Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итә. Китапханәчеләр билгеләп үткәнчә, Сталинград сугышы – Бөек Ватан сугышының иң зур сугышларының берсе. Китапханә хезмәткәрләре кешелек тарихындагы иң канкойгыч сугышта 2 миллионнан артык солдат катнашканы турында сөйләде. Сталинград сугышы 200 көн һәм төн дәвам итә: 1942 елның 17 июленнән 1943 елның 2 февраленә кадәр.
Укучылар Идел буендагы Җиңүгә командующий Василий Иванович Чуйковның хәрби осталыгы зур өлеш кертүен белделәр. В.И. Чуйков – Совет полководецы һәм хәрби эшлеклесе, Советлар Союзы маршалы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое. Укучылар аның тормышы турында документаль фильм карадылар, солдатларның ни өчен аны «Генерал-Штурм»дип атаулары турында белделәр. Бергәләп Сталинград сугышы турындагы тарихи фактлар турында фикер алыштык. Шулай ук Сталинград сугышы турында интерактив викторина да узды.
Зөлфия Гыйззәтуллина,
китапханә мөдире.
Автор фотосы.