+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Бөек Җиңүгә - 80 ел
24 Марта 2025, 14:55

“Шәйморатов генерал” җырын бергәләп җырлыйбыз!

Уфаның модельле 22нче балалар китапханәсендә фәһемле чара узды.

“Шәйморатов генерал” җырын бергәләп җырлыйбыз!“Шәйморатов генерал” җырын бергәләп җырлыйбыз!
“Шәйморатов генерал” җырын бергәләп җырлыйбыз!

Язучы, драматург, шагыйрь, Бөек Ватан сугышы ветераны Кадыйр Даянның тууына 115 ел тулу уңаеннан Уфаның модельле 22нче балалар китапханәсе 18нче мәктәп укучылары өчен “Кадыйр Даян” дип аталган танып-белү сәгате үткәрде. Китапханә хезмәткәрләре балаларга шагыйрьнең тормышы һәм иҗат юлы, аның башкорт әдәбиятына керткән зур өлеше турында сөйләде.

Укучылар Кадыйр Даянның күпсанлы җыр текстлары авторы икәнен белделәр. Мәсәлән, бүген популяр булган “Шәйморатов генерал” җыр-маршын да нәкъ менә ул иҗат иткән, музыкасын композитор Заһир Исмәгыйлев язган. Балалар легендар җырны башкорт һәм урыс телләрендә рәхәтләнеп тыңлады. Чара ахырында китапханәчеләр балаларны “Кадыйр Даян — язучы-юбиляр” күргәзмә өстәле белән танышырды. Анда авторның шигырьләре тупланган “Шигырьләр, поэмалар, җырлар һәм пьеса”, “Бүләк”, “Якты юл” һәм “Язгы урман” китаплары тәкъдим ителде.

 

Зөлфия Гыйззәтуллина, китапханә мөдире.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас