Безнең ерак бабабыз Хәбиб Габделдаян улы Даянов Бакалы районының Иске Корыч авылында туган. Ул бик иртә әтисез кала, шуңа да үсмер чагыннан җиң сызганып эшли башлый. Армия сафларына алынгач, башта – фин сугышы, ә аннары Бөек Ватан сугышының утлы юллары буйлап атлый. Ул Кырымны, Донбасны, Белоруссияне, Балтыйк буе илләрен дошманнан азат итеп, Җиңүне Кенигсбергта каршылый. Тик штурм вакытында каты яралана һәм госпитальгә озатыла. Яуда күрсәткән кыюлыгы өчен бабабызны өченче дәрәҗә Дан ордены һәм “Кенигсбергны алган өчен” медале белән бүләклиләр. Ул алар белән аеруча горурланган.
Хәбиб бабай тыныч тормышта да сынатмый, авылдашларының хөрмәтен һәм абруен казана. Ерак әбиебез белән алты ул тәрбияләп үстерәләр. Безнең өчен ул батырлык һәм чын патриот булу үрнәге!
Азалия һәм Амалия ХУҖАГАЛИЕВАЛАР.
3 Е сыйныфы,
Уфаның 84нче Татар гимназиясе.
Автор фотосы.