+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Бөек Җиңүгә - 80 ел
25 апрель 2025, 17:10

Батырларның исемнәре онытылмый!

  “Заһитов көннәре” республика фәнни-гамәли конференциясе яшь тикшеренүчеләрне җыйды. 

Батырларның исемнәре онытылмый!Батырларның исемнәре онытылмый!
Батырларның исемнәре онытылмый!

Бүген Уфаның 65нче Татар гимназиясендә “Заһитов көннәре” республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Рейхстагка Җиңү байрагын кадаган данлыклы якташыбыз Гази Заһитовның якты истәлегенә, шулай ук, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына, Ватанны саклаучылар елына багышланган чара дәүләт эшлеклеләре, галимнәр, республиканың төрле район һәм шәһәрләреннән, шулай ук Ырынбур өлкәсеннән мәктәп укучыларын һәм педагогларны җыйды.

Республика дәрәҗәсендә узган фәнни-гамәли конференциянең 65нче гимназия коллективы тарафыннан оештырылуы һәм биредә узуы бер дә очраклы түгел. Әлеге уку йорты 2022 елдан каһарман якташыбыз Гази Заһитов исемен йөртә һәм моның белән хаклы рәвештә горурлана.

– Шунысы сөендерә, конференция беренче тапкыр оештырылуга карамастан, киң колач алды. Укучылар җиде номинация – Бөек Ватан сугышы елларында якташларыбызның каһарманлыгы, кораллы конфликтлар вакытында, махсус хәрби операция зонасында, ил тарихында эз калдырган геройлар, музейлар эшчәнлеге, телне саклау һәм патриотик тәрбия бирү темалары буенча проект эшләре башкарды. Эксперт комиссиясе игътибарына 250дән артык эш тәкъдим ителде. Аларның 97се йомгаклау этабына узды. Конференциядә катнашучы һәр укучының үз проектын уңышлы яклавын телим, – диде чараны ачу тантанасында гимназия директоры Әнфисә Галимҗанова.

Дәүләт җыелышы-Корылтайның Фән, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе урынбасары Заһир Хәкимов фашизмны җиңгән совет халкының батырлыгын үсеп килүче буынга җиткерү буенча гимназия коллективның зур эш башкаруын билгеләде. Нәкъ менә шундый кешеләр турында без яшь буынга сөйләргә тиеш. Балалар ата-бабаларының  батырлыгын, илебезнең бөеклеген белеп үссеннәр, диде Заһир Әхсән улы.

Шунысы игътибарга лаек, 65нче Татар гимназиясе коллективы чараны югары дәрәҗәдә оештырган. Кунакларга хәрби тематикага музыкаль композиция, милли уеннар, осталык дәресләре, белем учагының данлыклы “Мирас” этнографик музеена, шулай ук Хәрби дан музеена сәяхәт оештырылды. Каһарман милләттәшебез Гази Заһитовка багышланган стенд янында аның турында истәлекләрне яңартып, һәркайсыбыз татар солдатының батыр, якты, кешелекле һәм игелекле образын күз алдына китердек. Ил тарихындагы иң авыр көннәр – Ленинград блокадасын да хәтергә төшерде гимназиячеләр. Ул дәһшәтле елларда һәр кешегә яшәү көче биргән 125 грамм икмәк кисәген таратып, уйланырга урын калдырды...

Укучылар җиде секциягә бүленеп, жюри каршында үз проектларын яклады, сорауларга җавап бирде. Конференциядә фәнни яктан якын килеп башкарылган эшләр күп булды. Бу укучыларның гына түгел, аларның укытучылары – фәнни җитәкчеләренең дә уңышы, билгеле. Нәтиҗәдә, 8 җиңүче һәм 87 призер билгеләнде. Бу урында Уфаның 65нче, 64нче гимназияләре,  97нче, 4нче мәктәпләре, 107нче лицее, Мостай Кәрим исемендәге 158нче башкорт гимназиясе, Уфа районының Михайловка, Дорогино авылы мәктәпләре, шулай ук Иглин, Илеш, Гафури, Кыйгы, Туймазы районнары укучыларының активлыгын һәм фәнни эшкә җитди карауларын билгеләп үтәргә кирәк.

“Республикабызда батырларның истәлеген саклау һәм яшь буынга җиткерү өчен бик күп эшләр башкарыла. Батырлык бервакытта да югалмый, онытылмый. Бүген Татар гимназиясе Гази Заһитовка һәйкәл куйды. Геройларны искә алу, алар турындагы истәлекләрне тергезү – үзе үк батырлык. Әти-әниләрегезнең горурлыгы, илебезнең данын яклаячак батырлар булып үсегез!” – диде яшь тикшеренүчеләрне тәбрикләп, филология фәннәре докторы, профессор Илшат Насыйпов.

Чарага махсус кунак – Гази Заһитовның якын туганы Рамил Сәгыйдулла улы һәм аның җәмәгате Гүзәл Миңнехан кызы килгән иде. Рамил абый герой абзыйсы турында истәлекләре белән бүлеште.

– Гази абый – безнең гаилә өчен һәрвакыт горурлык, кешелеклелек, итәгатьлелек үрнәге булды. Ул – минем әтиемнең бертуган энесе. Гази абый сугыштан кайткач колхозда рәис һәм МТСта механик булып эшли. Кызганычка каршы, запчасть алырга дип «полуторка» машинасында барганда һәлакәткә очрый. Нибары 32 яшендә гомере фаҗигале өзелә. Әлбәттә, мин аның турында истәлекләрдән, әти-әнием, туганнарым, авылдашларыбыз, Гази абыйның сыйныфташлары сөйләгәннәрдән генә беләм. Мәктәп елларында миңа аның турында бик күп мәгълүмат тупларга туры килде, чөнки нинди генә чара үтмәсен, миңа чыгыш ясау бурычы йөкләнә иде. Әлбәттә, балалык белән “Нигә гел миңа гына шундый эш кушалар соң?!” – дип укытучыларыма үпкәләп тә куя идем. Ләкин каһарман абзыем турында һәр мәгълүмат аңа карата хөрмәт, горурлану хисләрен ныгыта гына барды. Без, җиде бала, Гази абый туып-үскән төп нигездә үстек. Бүген дә авылыбызга кайтып йөрибез, туган нигезебезнең утын сүндермибез, – дип истәлекләре белән бүлеште Рамил Сәгыйдулла улы.

Оештыручылар да, конференциядә катнашучылар да бертавыштан “Заһитов көннәре” республика фәнни-гамәли конференциясенең киләчәктә дә дәвамлы булуын теләде.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас