+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Бөек Җиңүгә - 80 ел
30 апрель 2025, 10:00

Бабабызга рәхмәт!

Без аның белән горурланабыз һәм чиксез рәхмәтлебез!

Бабабызга  рәхмәт!Бабабызга  рәхмәт!
Бабабызга рәхмәт!

Безнең ерак бабабыз Фатыйх Арслан улы Шакиров  1937-1940нчы елларда  Ерак  Көнчыгышта  55нче чик буе отрядында хезмәт итә. Шул вакыт эчендә япон һәм фин сугышларында катнаша.

Бөек Ватан сугышы башлангач, үз теләге белән фронтка китә. Мурманск шәһәренә билгеләнә, биредә беренче хәрби чыныгу ала. Төньяк флоты диңгез пехотасының Печенег Кызыл байраклы 12нче бригадасында разведчик булып хезмәт итә. Илебез чикләрен фашист юлбасарларыннан саклый.

Күрсәткән батырлыклары өчен  бабабыз  “Батырлык өчен” медале, “Кызыл йолдыз” ордены,  “Поляр аръягын һөҗүмнән саклаган өчен” медаленә лаек була. Сугышчан юлын 1945нче елның ноябрендә Төньяк Норвегиядә тәмамлый. 

Без бабабыз белән горурланабыз һәм аңа чиксез рәхмәтлебез!

Кәрим һәм Искәндәр РӘХИМОВЛАР,

4 нче һәм 6 нчы сыйныф,

Туймазы шәһәре 1нче интернат-мәктәбе.

 

#Победа80

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас