Барлык яңалыклар

Аңа нибары 19 яшь була...

Сугыш сөреме безнең гаиләне дә урап узмаган.

Аңа нибары 19 яшь була...
Аңа нибары 19 яшь була...

Сугыш... Бу сүздә күпме кайгы, күз яшьләре. Ул һәр йортка ишек шакыган, һәр йортка бәла китергән. Гаиләдән аерылып күпме әтиләр, балалар, ирләр,  абый һәм апалар фронтка киткән.
Бөек Ватан сугышы безнең гаиләне дә читләтеп үтмәгән. Минем картәтиемнең бертуган абыйсы Исхак Фазлыәхмәт улы Фәзрахманов да үз теләге белән яшьли яу кырына китә.1941нче елны аңа нибары 15 яшь кенә тула. Ул ике тапкыр сугышка җибәрүләрен үтенеп комиссариатка бара. Яше җитмәү сәбәпле, кире кайтаралар. 18 яше тулу белән аны хезмәткә алалар. Ул 128нче укчылар дивизиясендә рядовой солдат булып хезмәт итә. Җиңү язын күрергә генә насыйп булмый зурәтиебезгә. Ул 1945нче елның 26 февралендә Германиянең Вольфскирх авылы янында һәлак була. Аңа нибары 19 яшь кенә булган. Тормыш башланган гына чак, балалыктан аерылган вакыт. Чынга ашмаган хыяллар, яшәү өмете бер мизгелдә бәллүр савыт кебек чәлпәрәмә килә. Ни өчен? Кем өчен?
Барысы да бүгенге аяз күк йөзе, тыныч тормыш, безнең бәхетле балачак өчен. Без бүген дөньяның бар рәхәтен күреп яшибез. Шуңа да 9 май безнең гаилә өчен иң мөһим көннәрнең берсе. Бу көнне без картәтием, Исхак зурәтиебезнең кече энесе белән, Хәтер мемориалына барабыз. Минемчә, без сугыш корбаннары булган һәр яугирне, һәр ветеранны хөрмәт белән искә алырга тиешбез.
Руслан Исламов,

3 нче сыйныф укучысы.

Бүздәк районының Каран урта мәктәбе.

 

Фото гаилә архивыннан

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас