Барлык яңалыклар

Без – батыр бабабызның оныкчыклары!

Минем бабам утлы сугышны кичеп, тыныч тормышта да фидакарь хезмәттә булган.

Без – батыр бабабызның оныкчыклары!
Без – батыр бабабызның оныкчыклары!

Минем бабам Әнвәр Габдулла улы Хәкимов 1925 елның 15 июнендә Бүздәк районның Батырша авылында туган. 1942 елда 17 яшендә Кызыл армия сафларына алына. Фронтта элемтәче булып хезмәт итә. 1943 елда Курск дугасы буендагы сугышта каты яралана. 11 ай госпитальдә ятканнан соң, комиссован булып туган якларына кайтарыла. Яу кырында ул уң кулын югалта. Шуңа карамастан, бабам беркайчан да төшенкелеккә бирелми,тормышта үз юлын таба – урманчы булып эшли. Аны барысы да хөрмәт иткән. Зур гаилә башлыгы да була, әбием белән 8 балага гомер биргәннәр. Аның 17 оныгы, 26 оныкчыгы бар.
1985 елда сугыштагы казанышлары, батырлыгы өчен 1нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Бабам 2007 елның 25 ноябрендә вафат була. Без, кызганычка каршы, аны күрә алмадык, әмма батырлыгы белән горурланабыз.
Илнар Хәбиров,

3 нче сыйныф укучысы.

Бүздәк районының Каран урта мәктәбе.

Автор фотосы.

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас