Барлык яңалыклар

Өч сугышны кичкән яугир ул!

Безн ерак бабабыз белән горурланабыз һәм аңа рәхмәтлебез. 

Өч сугышны кичкән яугир ул!
Өч сугышны кичкән яугир ул!

Безнең ерак бабабыз, Фатыйх  Арслан улы Шакиров,  1937-1940нчы елларда  Ерак  Көнчыгышта  Совет  Армиясенең 55нче чик буе отрядында хезмәт итә. Шул вакыт эчендә ике сугышчан бәрелештә була: 1938 нче елның август-сентябрендә Хәсән күле янында япон илбасарларына каршы сугыша. 1939нчы елның декабреннән 1940нчы елның мартына кадәр Совет-Фин сугышында булып, Выборг шәһәрен азат итүдә катнаша.

Бөек Ватан сугышы башлангач, үз теләге белән фронтка китә. Юллама буенча Мурманск шәһәренә билгеләнә, беренче хәрби чыныгу ала. Төньяк флоты диңгез пехотасының Печенег Кызыл байраклы 12нче бригадасында разведчик булып хезмәт итә. Илебез чикләрен фашист юлбасарларыннан саклый.

Күрсәткән батырлыклары өчен бабабыз  “Батырлык өчен” медале, “Кызыл йолдыз” ордены, "Поляр аръягын һөҗүмнән саклаган өчен" медаленә лаек була. Сугышчан юлын 1945нче елның ноябрендә Төньяк Норвегиядә тәмамлый. 

Без бабабыз белән горурланабыз һәм аңа чиксез рәхмәтлебез! Бабаларыбыз яулап алган тыныч тормышыбызның бәясен без белергә һәм онытмаска тиеш!

Кәрим һәм Искәндәр РӘХИМОВЛАР,

Туймазы шәһәренең 1нче интернат-мәктәбе.

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас