Барлык яңалыклар

Минем өчен герой ул!

Ерак бабам яуда да, тыныч тормышта да сынатмаган.

Минем өчен герой ул!
Минем өчен герой ул!

Ерак бабам Шәрига Ахун улы Гыйльванов Борай районының Колай авылында туган. 17 яшендә Армия сафларына алына, Владивостоктагы артиллерия частендә хезмәт итә. Аннары танк частендә механик-водительлеккә укый. Бабам утлы сугыш елларында легендар Т-34 танкында илебезне фашистлардан азат итүдә катнаша. Ул шулай ук Япония белән сугышта, Төньяк Кореяне азат итүдәдә катнаша. Аның батырлыклары турында “Японияне җиңү өчен”, “Жуков медале”, “ II дәрәҗә Ватан сугышы ордены” кебек хәрби бүләкләре сөйли.

Бабам туган якларына 1950нче елда гына әйләнеп кайта. Ерак әбиебез белән матур гаилә корып, алты бала тәрбияләп үстерәләр. Ул оныклары горурланырлык, лаеклы тормыш юлы үткән.

Эвелина ЯЛАЛОВА,

6нчы сыйныф.

Борай районының Ваныш-Алпавыт мәктәбе.

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас