Оныгы да ил тынычлыгы өчен көрәшә

Батыр бабам эзләреннән бүген абыем атлый.

Оныгы да ил тынычлыгы өчен көрәшәОныгы да ил тынычлыгы өчен көрәшә
Оныгы да ил тынычлыгы өчен көрәшә

Патриот сүзе ул – үз Ватаныңны ярату дигәнне аңлата. Безнең илебез, аның данлы тарихы патриотларга бай. Шуларның берсе – минем бабам Кәшфулла Сәмигулла улы Нигъмәтуллин. 1923 елның 5 сентябрендә Бүздәк районының Шланлыкүл авылында күпбалалы гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Дүрт класс тәмамлый. 1941 елның 15 сентябрендә фронтка алына. 1945 елның 3 маенда бабам Польшага кадәр барып җитә. Андагы басуларны үткәндә минага баса, бер аяксыз кала. Ул бик озак госпитальдә ята. 1947 елда гына яңадан туган якларына әйләнеп кайта.Ул батырлык, 1 дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә.
Бүгенге көндә бабамның юлын оныгы да кабатлый. Алмаз Рәдиф улы Нигъмәтуллин Чечен сугышында катнаша, әлеге вакытта махсус хәрби операциядә ,  Херсон юнәлешендә хезмәт итә.

Без патриотларыбыз, чын батырларыбыз белән горурланабыз! Аларның даны мәңге йөрәк түрләрендә сакланыр.
Азалия Рөстәмова,

3 нче сыйныф укучысы.

Бүздәк районының Каран урта мәктәбе.

Фото гаилә архивыннан.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас