Минем исемем Чулпан. Мин Каран урта мәктәбенең 3нче сыйныф укучысы. 9 май, Бөек Җиңү бәйрәме, якынлашканда һәр гаилә үткәннәргә кайтып, гаилә, ил тарихын барлый. Батыр әтиләр, картәтиләр, абыйлар, сугыш каһарманнарын данлый. Минем дә гаиләмдә хөрмәткә лаек кешеләрем бар. Дәү әтием, бабам Мөхәммәтсалих Кәрим улы Вәлиев 1922нче елның 25 июлендә Бүздәк районы Иске Актау авылында дөньяга килгән. Бөек Ватан сугышында катнашкан, Сталинград шәһәрен азат итүдә көч салган. Сугышчан батырлыгы өчен I дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм берничә медаль белән бүләкләнгән. Сугыштан соң дәү әнием белән гаилә корып, 8 бала тәрбияләп үстергәннәр.
Икенче героем – ул минем газиз әтием.Ул махсус хәрби операциядә катнашучы Ильмир Ринат улы Юлдашев. Әтием 2024нче елның декабрендә Украина җирендә батырларча һәлак булды.Аңа нибары 40 яшь иде. Аның дәвамчысы булып мин һәм абыем калды. Кызганычка каршы, бүгенге көн сугышы безне әтисез итте. Әтиебез мәңге йөрәк түребездә. Рәхмәт сезгә, әти һәм дәү әти!
Чулпан Юлдашева,
3нче сыйныф укучысы.
Бүздәк районының Каран урта мәктәбе.