Барлык яңалыклар

Бабаларым – минем горурлыгым!

Минем ике ерак бабам да лаеклы тормыш юлы үткән чын яугирләр. 

Бабаларым – минем горурлыгым!
Бабаларым – минем горурлыгым!

80нче тапкыр Бөек Җиңү бәйрәмен каршы алдык. Безнең мәктәптә дә бу уңайдан бик күп чаралар үтте. Без аларда бик теләп катнашабыз, бабаларыбыз, картәтиләребез батырлыгын данлыйбыз.

Минем гаиләмдә дә батыр яугирләр булган. Әтиемнең бабасы Рәис Әхмәдиша улы Сәетов турында сөйлисем килә.Ул 1925 елның 1 октябрендә Бүздәк районы Иске Актау авылында туган. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары 16 яшь кенә булган. Ул яшьтәшләре белән беррәттән кулыннан килгәнчә фронтка ярдәм иткән, басу-кырларда көч түккән, ир көче кирәк бар эштә актив булган. Ике елдан, 18 яше тулганнан соң, аны да фронтка алганнар. Ул Ленинград өлкәсе Ленинград шәһәренең 40нчы укчылар дивизиясенең 28нче укчылар полкында кызылармеец булып хезмәт итә.1944 елны яралана һәм госпитальдә ятып чыга, яңадан сафка басып, хезмәтен дәвам итә. Сугышның соңгы көннәренә кадәр ул фронтта була. Сугыштагы батырлыгы өчен бик күп медальләр белән бүләкләнә. Туган якларына 1946 елны гына кайта. Гаилә кора, әбием белән биш ул, бер кыз үстерәләр. Гаиләсе белән тырышып дөнья көтә, әбиебез белән колхозда алдынгы бозау караучылар дигән мактаулы исемгә лаеклы була алар. Кызганычка каршы, бабам дәү әтиемә 13 яшь тулганда мәкерле чир аркасында мәрхүм була. Дәү әтием аны зур ихтирам, хөрмәт белән искә ала.
Икенче бабам әниемнең дәү әтисе –  Гарифулла Нурлыгаян улы. Ул да Рәис бабам белән бер елны сугышка киткән, 186нчы Кызыл Байраклы миномет полкында, 364нче укчылар полкында көрәшә. 1947 елны туган авылы Сабанайга кайта. Күпеллар ат караучы булып эшли. Аны авылдашлары бик хөрмәт итә. Бабамның  батырлыгы турында орден-медальләре сөйли. Ул “Батырлык өчен” медале, 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен медале белән бүләкләнгән. Әнием сөйләвенчә, бабам Җиңү парадына йөрергә яраткан. Бу көнне ул түземсезлек белән көткән, һәр елны медальләрен тагып, бәйрәмгә барган. Балалар аңа чәчәкләр бүләк иткән, җылы сүзләр әйткән. Мондый тантаналарда бабамның бик тә күңеле булган.

Мин бабаларым батырлыгын онытмыйм, тырышып укыйм, гаилә тарихын өйрәнәм.
Алсу Сәетова,

3 нче сыйныф укучысы.

Бүздәк районының Каран урта мәктәбе.

Автор фотосы.

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас