Барлык яңалыклар

Җиңүгә адымнар

“Китап-Байрам”да яшь уфалыларны командир картасы төзергә өйрәттеләр.

Җиңүгә адымнар
Җиңүгә адымнар

“Китап-Байрам” Халыкара китап ярминкәсендә “Русское слово” нәшрияты уфалыларны балалар өчен яңа гына табадан төшкән “Җиңүгә адымнар” (“Шаги к победе”) китабы белән таныштырды.

Мәскәүнең “Русское слово” нәшрияты Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан яшь буынга Бөек Ватан сугышы еллары, Җиңүне якынайту өчен зур көч салган совет халкы турында китап чыгарган. Аның авторлары – тарих фәннәре кандидаты Кирилл Кочегаров һәм Русия Язучылар берлеге әгъзасы Елена Петухова.

“Русское слово” нәшриятның мәгълүмат-методик бүлек җитәкчесе Юрий Кочеров билгеләвенчә, бу китап балаларга Бөек Ватан сугышының төп этаплары (Брест крепостен саклау, Мәскәү өчен сугыш, Ленинград блокадасы, Сталинград өчен сугыш, Курск сугышы һ.б.) турында тарихи дөреслекне җиткерә. Аны укып, балалар Җиңүне якынайткан совет кешеләре –  ир-егетләр һәм хатын-кызлар, өлкәннәр һәм балалар, фронтовиклар һәм партизаннар, төрле милләт кешеләре, хәрбиләр белән таныша.   

–Җиңүгә адымнар... Аларның күпме булуы ачык кына билгеле түгел, әмма бик күп. Һәр солдат, һәр офицер, һәр тыл эшчәне Җиңүгә адымнар ясаган. Кечкенә адымнардан метрлар, чакрымнар барлыкка килгән. “Җиңүгә адымнар” китабы нәкъ шул турыда, –  диде Юрий Алексеевич.

Китапта сугыш көнкүреше, солдатларның киемнәре, фронт, кыр кухнясы турында мәгълүмат яшь китап сөючеләргә шул елларны күз алдына китерергә ярдәм итә. Карталар, архив фотографияләре, рәссамнарның картиналары хис-кичерешләрне тагын та көчәйтә. Ә QR-кодлар музейларга һәм экскурсияләргә виртуаль рәвештә сәяхәт итәргә мөмкинлек бирә.

“Җиңүгә адымнар” – сугышны мавыктыргыч боевик итеп түгел, ә зур сынау буларак күрсәтә, яшәүнең кыйммәтен, кыюлык, батырлык, намус, бурыч хисе кебек кешелек сыйфатларының мөһимлеген ассызыклый. Бу китапны гаилә, балалар белән бергәләп укырга киңәш итәр идем”, – диде нәшриятның маркетинг буенча директоры Инна Буторина.

Әлбәттә, Бөек Җиңүгә юлны картасыз күз алдына китерү мөмкин дә түгел. Сугыш елларында рота, взвод командирлары аларны кул белән төшерә. Чарада  катнашучылар командир картасы төшерү буенча осталык дәресендә катнашты, шартлы билгеләрне танырга, карталар төзергә өйрәнде.

 

Автор фотосы.

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас