Әлеге күренешләр күптән түгел шәһәрдә гөрләп үткән “Язылмаган сугыш” спектакленнән. Гөлнара Гыйлемханова язган әлеге документаль-нәфис тамашада барылгы 34 артист уйнаса, шуларның 17се – балалар иде. Алар үзләренең геройларының кичерешләрен, авыр язмышларын бик оста күрсәтте.
Фәрхәт Гыйльманов кечкенә Хатип ролен уйнады. Хатип – сугыш чоры баласы, авылда ачлык, балалар ачтан үлә, ә ул әнисе белән амбарга ашлык сакларга бара, тәмләп-тәмләп бодайны исни, тик ашарга ярамый – председатель абый чәчү бодаеның бөртегенә дә тимәскә куша...
Наилә Хамматова немецларда тоткында булган Зәйтүнә ролен уйнады. Усал фрау Дамаштан аңа әледән-әле эләгеп тора. Тик шулай да батыр кыз баракта яшәгән әнисе, апасы, нәнәсенә качырып кына икмәк бирергә тырыша. Гаилә тоткыннан качып туган авылына кайтып керә.
Василиса Кологреева бомбежка вакытында әнисен югалткан Лиданы уйнады. Нәни кызны солдат абыйсы коткара, тик ул яраланып госпитальга эләгә, әмма кечкенә Лиданы да үзеннән калдырмый. Аның биш кенә яшьлек сеңлесе Варя Сәлимә ролен уйнады.
– Балаларның татарча спектакльдә уйнаулары мактауга лаек. “Иң яхшы артистлар – балалар!” дип юкка гына әйтмиләр икән. Шулай ук безнең Ренал Талипов, Рамазан Шәйхлисламов, Тамерлан Вәлиев, Мансур Нәфыйков, Камилә Сайдугафарова, Азалия Гаязова, шулай ук студент егетләребез дә искиткеч оста уйнады, афарин аларга, - ди театрның җитәкчесе Гөлнара Гыйлемханова.
Менә шундый сәхнәгә гашыйк, театр җанрын яраткан, үстергән, талантлы артистларга бай “Рухият” милли театры.
Нурия ГАМИЛОВА,
Нефтекама шәһәре.
Р.Никонов фотосы.